Баулылылар Беренче май урамында тротуар булмаганга, Якты-Күл урамында яктырту уты булмаганга, юл күремен каплаучы куакларга һәм Якты-Күлгә алып баручы юлларның начар булуына зарланалар. Әлеге гаризалар “эштә” статусы астында.
Шулай ук Баулының Юбилейная урамында тротуар булмавына зарланган баулылыга “юл салу 2015 елның 1 ноябренә кадәр каралган” дигән җавап кайтарылды.