Баулы районы башлыгының Ураза бәйрәме белән котлавы

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе
17 июль – мөселманнар өчен изге, кадерле көн. Ураза гаете кешеләрне күркәм эшләргә, игелек кылырга, башка дин вәкилләрен һәм бер-берсен ихтирам  итәргә чакыра.
Без республикабызда, җирлегебездә милләтләр һәм гражданнар, төрле диннәр һәм төрле халыклар арасындагы татулык, хезмәттәшлек, бердәмлек белән горурланабыз. Киләчәктә дә әлеге тиңсез казанышыбызның кадерен белеп яшәргә насыйп булсын.
Хөрмәтле мөселман кардәшләрем! Ураза гаете бәйрәме безнең барыбызны да алга таба рухи камиллеккә ирешү һәм районыбыз үсеше өчен нәтиҗәле хезмәткә рухландырсын иде. Изге бәйрәмебез барлык мөселманнар, башка дин тотучы якташларыбыз тормышына ямь өстәп, һәр йортка, һәр гаиләгә шатлык-куанычлар китерсен! Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык-бәрәкәт телим!
 

Рамил Гатиятуллин, Баулы муниципаль районы башлыгы














bavly-tat.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International