Баулыда балигъ булмаган балалар эше буенча комиссиядә янә балалар язмышы билгеләнде

2015 елның 16 июле, пәнҗешәмбе
Утырышка чакырылган бер ана үзен гаепле дип санамый, аның баласы аңа кирәкми икәне ачыкланды. Комиссия әгъзәләре сүзе буенча, әлеге хатын-кызның улы 10 ел дәверендә ятимнәр йортында яши. Ана аны “ала алмый”, чөнки торыр урыны юк, сәламәтлеге белән кыенлыклар имеш. Социаль эшчеләр әйтүенчә, хатын-кыз элемтәгә чыкмый, дорфа сөйләшә. Ике балага карата ана хокукларыннан мәхрүм ителгән инде ул (берсенә 14 яшь, икенчесенә 9 яшь), хәзер чират 16 яшьлек Юрийга барып җитте. Комиссия әгъзәләре сүзе буенча ана кеше йорт сатып алыр өчен дәүләттән ярдәм көтә, әгәрдә ярдәм күрсәтелмәсә, димәк балалар да аңа кирәкми.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International