Прокурор тикшерүе

2015 елның 8 июне, дүшәмбе

Тикшерү юрамасы буенча, 2012 елның гыйнварыннан 2014 елның 31нче августына кадәр Укучылар йортының баш хисапчы вазифасын башкаручы Әбдуллина, үз максатларын күзаллап, үзләштерү юлы белән, 1 млн сум күләмендә акча урлаган.

Әбдуллина, айсаен белә торып чамадан тыш акча суммасын кертеп гариза төзегән. Әлеге түләүләр эшчеләр өчен каралган булган. Гаризалар нигезендә департаментның территориаль бүлеге мәгариф оешмасының исәпләү хисабына акча күчергән. Күчерелгән акчаны җинаятьче хисаптан чек китабы ярдәмендә алган һәм оешма эшчеләренә түләгән. Килеп чыккан аерманы Әбдуллина үзләштергән.

 Тикшерү барышында Әбдуллина үз гаебен таныды.

Баулы шәһәр прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International