Баулы районы ветераны Дания Латыпова юбилеен билгеләп үтте

2026 елның 10 апреле, җомга

Дания Мирхәтим кызы Баулының 1 санлы мәктәбендә ун класс бетерә. Төгәл саннар белән эш итәргә яраткан Дания апа озак уйлап тормый, хисапчы һөнәрен үзләштерә.

– Әниебез хезмәт юлын Урыстамак авылында эшләп башлаган. Аннары гомере буе Исергәп авылы кибетендә эшләде, – дип сөйләде юбилярның кызы Зөлфия Латипова. – Әни һәрвакыт кешеләр белән уртак тел табып, намуслы итеп эшләде. Авыл халкы аны, ә ул халыкны яратты. Район кулланучылар җәмгыятендәге аның хезмәт стажы кырык елдан артык.

Бүгенге көндә ул хезмәт ветераны, бик күп мактау хатлары, медальләр иясе.

Дания апаның тормыш иптәше Рәсим абый фаҗигале төстә вафат булган. Яшьли тол калып, өч баланы Дания апа үзе генә карап үстереп, белем һәм тәрбия биргән. Бүгенге көндә кызы Зөлфия тәрбиясендә, балалары һәм оныклары бәхетенә сөенеп яши.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International