Финал Яшел Үзән шәһәрендә узачак, сайлап алу этабы Баулыда “Россиянең чаңгы юлы” кысаларында үтте. 16 катнашкан пенсионерлар арасыннан приз алучылар – Фәридә Корбанова, Владимир Мурзакаев, Чолпан Фәтхуллин, Нәдия Гәлиуллина һәм Антонида Савельева кышкы спартакиадада безнең районны тәкъдим итәчәкләр. Чаңгыда шуудан башка пенсионерларга Хезмәткә һәм Саклауга Әзер (ГТО) нормаларын тапшырырга кирәк булачак. Катнашучы пенсионерлар арасында 70 яшеннән өстә булучылар да бар.
Фәридә Зыярова Фотосы
Лениза ГӘРӘЕВА, "Хезмәткә дан"