Татарстанда бөтен Россия буенча ел саен үткәрелә торган "Георгий тасмасы" акциясе уза.
Акция барышында волонтёрлар татарстанлыларга һәм республика кунакларына 250 меңнән артык георгий тасмасы таратыр дип планлаштырыла.
Баулыда тасмалар шәһәрнең үзәк өлешендә - Октябрь мәйданы һәм Җиңү паркы буенча, шулай ук Баулының түбән өлешендә "Ватан" паркында таратылачак.
🎗 Георгий тасмасы - кешеләрне берләштерүче, батырлык һәм тынычлык бәясен хәтерләтүче Бөек Җиңүнең төп символларының берсе.
📷 Фото: Радэль Галимуллин.
Альбомга сылтама: (https://vk.com/album-84946244_309256376).