Роспотребнадзор талпаннар тарата торган инфекцияләр мәсьәләләре буенча кайнар линия ача

2026 елның 28 апреле, сишәмбе

Роспотребнадзор талпаннардан йога торган инфекцияләр мәсьәләләре буенча кайнар линия ача. 27 апрельдән 10 майга кадәр Роспотребнадзор талпан вируслы энцефалитын (КВЭ) һәм талпаннар йоктыра торган башка инфекцияләрне профилактикалау мәсьәләләре буенча Бөтенроссия кайнар линиясен үткәрәчәк.

Белгечләр иң актуаль сорауларга җавап бирәчәк:

· Талпаннан саклануның нинди кагыйдәләре бар?
 · Талпан кадалса нишләргә һәм кая мөрәҗәгать итәргә?
 · Талпанны тикшергәндә КВЭ булса, кая мөрәҗәгать итәргә?
 · Авыруның төп билгеләре нинди?
 · Прививканы кайда һәм ничек ясап була?
 . Лабораторияләр нинди график буенча эшлиләр? 

Халыктан шалтыратулар көн саен «кайнар линия» гә 8(85569)56363, 8(85569)56362 телефоннары аша, 9.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш (тәнәфес 12.00 дән 13.00 гә кадәр) кабул ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International