Конкурста Татарстанның 15 районындагы балалар сәнгать мәктәпләрендә, сәнгать гимназияләрендә һәм училищеларында белем алучы укучылар катнашкан. Баулы сәнгать мәктәбе данын өч кыз яклаган.
Динә Гыймазова һәм Эльза Шакирова үз яшь категорияләрендә өченче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булганнар, аларга акчалата премияләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырганнар. Диплом белән бүләккә Алёна Коломейко да ия булган.