Узара салым программасында катнашулары ярдәмендә узган ел Хәнсевәрдә 995 метр сууткәргеч сузганнар һәм су башнясын реконструкцияләгәннәр. Әлеге эшне башкарып чыгарга нефтьчеләр дә булышкан.
Быел шул ук юл белән эшне төгәлләргә җыеналар: җәен тагын 1,3 чакрым сууткәргеч сузарга планлаштыралар.