Эре авыл хуҗалыгы берләшмәләрендәге орлык сыйфаты таләпләргә туры килә. Кайбер фермерлык хуҗалыклары исә орлыкка масса реподукцияле орлык салган. Бүгенге көндә әлеге хуҗалыклар Самара, Оренбург өлкәсе һәм Башкортстан орлыкчылык хуҗалыклары белән сатып алу турында килешүләр төзиләр. Орлыкларның масса репродукциялесе 15 процент булганнарга бюджет субсидияләреннән колак кагу куркынычы яный. Чөнки нәтиҗәсез эшләүче хуҗалыкларга бюджет акчаларын керту файдасыз.