Көн саен төшке аш тәнәфесе вакытында мәктәптә сугыш чоры җырлары яңгырый. Моның өчен гадәти репродуктор һәм ноутбук кулланыла. Мәктәп директоры Василий Данилов, балалар элеге җырларны тыңлап, аларның мәгънәсенә төшенеп, алар турында якыннарына сөйләрләр, иң мөһиме, ул җырларны 9 майга яттан белерләр, дип өметләнә.