Бу хәбәрне Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы коллегиясе 2014 ел нәтиҗәләренә һәм 2015 ел планнарына багышланган киңәйтелгән утырышта җиткерде.
Идарә тармагының башлыгы, Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары Роман Шайхутдинов әйткәненчә, үткән елны республикабызның яшәүчеләренә 32 млн. электрон хезмәте күрсәтелгән. Бү күрсәткеч 2013 елга караганда 21% күберәк. “Электрон түләүләрнең суммасы 50%ка күтәрелгән һәм 3 млрд. сум тәшкил итә” – диде ул.
Чыганак: "Татар-информ"