Бу көннәрдә Баулы цехында урнаштырылучы җиһазлар Түбән Новгород өлкәсендә – җиһазларны әзерләүчедән сатып алынган. 8 млн. сум акча тотылган. Техник яңарулардан башка, азык-төлек комбинатының бүлмәләре дә заманча эшкәртелгән. Татарстанның кулланучылар берләшмәсе хәбәр иткәнчә, модернизациядән соң ит эшкәртү күләме 1,5 тапкырга үссә дә, чимал белән проблемалар тумыячак. Элекегечә, итне авыл халкыннан сатып алуы килешле.
Чыганак: "Татар-информ"