Баулы районында яңа спорт һәм туризм башлыгы билгеләнде

2014 елның 1 октябре, чәршәмбе
Баулы муниципаль  районы башкарма комитеты җитәкчесе боерыгы буенча Баулы шәһәренең башкарма комитетында торак-коммуналь хуҗалык белгече булып эшләгән Рөстәм Әхмәтҗанов спорт һәм туризм бүлеге башлыгы булып билгеләнгән.
Р.Д.Әхмәтҗанов 1986 елның 18 мартында Баулы районының Хансөяр авылында туган. 2008 елда Казан Дәүләт аграр университетын тәмамлаган.
Элеккеге спорт бүлеге башлыгы Кабаков Сергей Михайлович пенсияга чыгу уңаеннан эшеннән азат ителгән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International