Район башлыгы үз тавышын бирде
Бүген Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров үз тавышын бирде. Ул билгеләп үткәнчә, тавыш бирүнең өч көне нефтьчеләр районында яшәүчеләр өчен аеруча уңайлы: кемдер вахтада, икенчеләре сменада яки командировкада, әмма һәркемнең үз тавышын бирергә мөмкинлеге бар.
"Дәүләт тавыш бирүнең төрле формаларын тәкъдим итә: көндезге сәгатьләрдә килеп, өйдә тавыш бирергә яки башка участокка күчеп китәргә мөмкин. Минемчә, Россия Федерациясенең һәр гражданины аңларга тиеш: сайлаулар - бик мөһим чара. Без илебезнең киләчәген сайлыйбыз. Мин һәрвакыт сайлауларга киләм һәм үзем тавышымны бирәм, чөнки моны минем өчен башка берәү эшләвен теләмим. Мин үз тавышымны партия өчен, кандидат өчен бирәм, алдагы биш елда алар эшләячәгенә ышанганым өчен. Мин бу процесста катнашырга телим".
Гаилә традициясе
Сүз уңаеннан, Ильяс Гозәеров сайлауларга һәрвакыт гаиләсе – хатыны һәм 4 баласы белән килә.
"Безнең өчен бу яхшы традиция – сайлауларга бөтен гаилә белән килү. Балалар балигъ булгач, алар моның мөһим һәм кирәкле процесс икәнен, һәр гражданинның үз фикерен һәм киләчәген формалаштыруда катнашуын аңларлар", - дип ассызыклады район башлыгы.