"Яшьләр дөньясы" яшьләр үзәге проекты "Ир-атларча" яшьләр сәясәте учреждениеләре белгечләренең социаль әһәмияткә ия проектлары республика конкурсында җиңүчеләр рәтенә керде.
Проект авторы - яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе Елена Дәүләтова.
Конкурс «„Навигатор“ Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге» ДБУ тарафыннан үткәрелде. Быел конкурс хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышлана.
«Ир-атларча» проекты хезмәт һәм хәрби традицияләргә хөрмәт тәрбияләүгә, шулай ук буыннар дәвамчанлыгына юнәлдерелгән.
Проектны гамәлгә ашыру октябрьдә башланачак. Проектта катнашуга Баулы районы шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучыларын, шулай ук Баулы политехник техникумы студентларын җәлеп итү планлаштырыла.
Фото: «Яшьлэр доньясы» ММЦ