Баулылар сайлауларда ничек тавыш бирде?

2026 елның 23 сентябре, чәршәмбе

2026 елның 18-20 сентябрь көннәрендә узган РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутатларын сайлау нәтиҗәләре билгеле булды.

Федераль округ буенча сайлауларда Баулы районында сайлаучыларның гомуми саны 24520 (авылларда – 8475, шәһәрдә – 16045), сайлауга килүчеләр саны – 85,80% (21039).

Иң күп тавышны "Бердәм Россия" партиясе алды – 15589 тавыш, ягъни 74,10%.

"КПРФ" өчен 2246 сайлаучы тавыш биргән – 10,68%, "Новые люди" партиясе өчен – 1168 (5,55%), "ЛДПР" өчен – 629 (2,99%), "Справедливая Россия" өчен – 551 (2,62%). "Коммунисты России" 0,89% тавыш җыйды, Пенсионерлар Партиясе – 0,79%, "Зелёные"партиясе – 0,50%, "Родина" партиясе – 0,48%, Партия прямой демократии - 0,38%. 

Баулы районы 35 нче Әлмәт бер мандатлы сайлау округына керә.

Сайлаучыларның гомуми саны 24494 (авылларда – 8465, шәһәрдә – 16029), килүчеләр саны – 85,60% (20968). Иң күп тавышны "Бердәм Россия" партиясеннән Марсель Шәйдуллин алды – 12665 (60,40%). 

Рамил Әхмәтвәлиев (КПРФ) өчен 3760 (17,93%), Рамил Габделвәлиев ("Новые люди") өчен – 2225 (10,61%), Сергей Судыкин ("Справедливая Россия") өчен – 1106 (5,27%), Гадел Вахитов (ЛДПР) өчен - 1004 (4,79%) баулылы тавыш бирде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International