1023нче сайлау участогы төгәл 8 сәгатьтә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары астында эшли башлады. Ирле-хатынлы Азиф һәм Рушания Такаевлар участокка беренче булып килгәннәр — алар Башкортстаннан, бүгенге көндә «Иволга» шифаханәсендә ял итәләр, алар алдан бүтән участокта тавыш бирү таныклыгын алганнар.
- Без Туймазыдан килдек — сезнең шәһәр бик ошый. Минем коллегаларым инде күптән тавыш бирделәр — вакыт аермасы аркасында. Без һәрвакыт сайлауларга йөрибез, үзебезнең гражданлык бурычыбызны үтәргә кирәк дип саныйбыз. Тормышта алга таба да барысы да яхшы булып калсын иде, - дип уртаклашты гаилә башлыгы.
1023нче участокта барлыгы 1136 сайлаучы теркәлгән, шуларның 14е беренче тапкыр тавыш бирә, өйдә — 51 кеше. Сайлаучылар инде иртәдән үк югары активлык күрсәтәләр. Биредә, башка участоклардагы кебек үк, видеокүзәтү алып барыла һәм эчке эшләр органнары хезмәткәре кизү тора. Тавыш биргәннән соң һәр сайлаучыга беләзекләр тапшырыла.
– Безнең сайлаучылар тавыш бирүдә бик актив катнаштылар. Гадәттә кешеләрнең иң күп агымы беренче һәм соңгы көннәрдә була. Барысы да актив һәм тыныч узар дип өметләнәбез, - дигән мәгълүмат бирде 1023 нче сайлау участогы рәисе Фәрит Галиев.
Өч көнлек тавыш бирү баулылыларга үзләренең гражданлык бурычларын җомга көнне үк үтәргә мөмкинлек бирә, һәм халык бу мөмкинлектән актив файдалана. Гүзәл Асылгәрәева сайлау участогына иртәдән үк уллары Кәрим һәм Хәким белән килгән иде
- Сайлауларга һәрвакыт гаиләм белән йөрибез, бүген — тулы составта түгел, ирем эштә, соңрак киләчәк. Без балалар белән иртүк, мәктәп алдыннан керергә булдык. Сайлауда катнашу безнең бурычыбыз дип саныйм, - диде Гүзәл.
1022 нче участогында инвалидлар өчен «Мин булдыра алам» тернәкләндерү үзәге җитәкчесе Марат Ильясов та тавыш бирде. Марат әнисе Гайшә ханым белән килгән иде. Аның сүзләренчә, ул илдә уздырыла торган барлык сайлауларда да катнаша.
Сайлауларга күп кенә халык үзләренең якыннары һәм туганнары белән килә. "Бөтен гаилә белән сайлауларга!" фотоконкурсы кысаларында һәр баулының өч автомобильнең берсен, шулай ук смартфоннарны оту мөмкинлеге бар.