Хезмәтне алганнан соң пациентка аның сыйфатын биш баллы шкала буенча бәяләргә тәкъдим ителә. Әгәр биш баллдан түбәнрәк бәя куелган булса, бер яки берничә сәбәпне күрсәтергә мөмкин: чиратта озак көтү, табибның мөнәсәбәте, теркәлү һәм шәфкать туташлары эше яки учреждениедә санитария шартлары.
Алынган бәяләр медицина оешмалары эшенең сыйфатын анализлау өчен кулланыла. Мондый кире элемтә игътибар таләп итә торган мәсьәләләрне ачыкларга һәм пациентларга хезмәт күрсәтү сыйфатын яхшырту өчен чаралар күрергә мөмкинлек бирә.
2026 елның августында Татарстан халкы медицина хезмәтләрен 12 479 тапкыр бәяләү мөмкинлегеннән файдаланды. Уртача бәя 3,9 балл тәшкил итте. Чагыштыру өчен, узган елның августында 31 меңнән артык бәяләү калдырылган.
Баулы районында яшәүчеләрне сервис белән активрак файдаланырга һәм алынган медицина ярдәме сыйфаты турында үз фикерләре белән уртаклашырга чакыралар.