Гражданнарга юридик консультация алу һәм балигъ булмаганнарның хокукларын яклау максатында 2025 елның 20 ноябрендә 9:00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр түбәндәге максатчан төркемнәргә караган затларга түләүсез юридик ярдәм күрсәтү буенча балалар хокуклары һәм аларны яклау, опеканың юридик аспектлары һәм балалар-ата-аналар мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча хокукый ярдәм көне уздырылачак: ятим балалар, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар, үз гаиләсенә тәрбиягә ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган баланы алырга теләгән затлар, уллыкка алучылар, инвалид балалар, шулай ук аларның законлы вәкилләре.
Сораулар түбәндәге адрес буенча кабул ителәчәк: (885569) 6-07-30 (Башкарма комитетның юридик бүлеге):
Баулы шәһ., Энгельс 44 "Милосердие" халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең комплекслы үзәге