Татарстанда 1400 хөкем ителүче карьера консультантларыннан эшкә урнаштыру буенча консультацияләр алды

2025 елның 20 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Россия эше» кадрлар үзәге иректән мәхрүм итү урыннарындагы затларның мәшгульлегенә ярдәм итү буенча зур эш башкарды. 2025 елда үзәк белгечләре Россия ҖҮФХИнең ТР буенча идарәсенең 54 учреждениесендә 144 күчмә чара оештырган, алар барышында 1400 хөкем ителүче профконсультация алган.

Күчмә чаралар барышында хөкем ителүчеләрне «Россия эше» порталы эше белән таныштырдылар, нәтиҗәле резюме ясарга һәм әңгәмәләр узарга өйрәттеләр. Аларга шулай ук түләүсез һөнәри белем алу һәм яңадан укыту, дәүләт программаларында катнашу, үз эшләрен башлау өчен социаль контракт төзүне дә кертеп, мөмкинлекләрен аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International