Татарстан Республикасы территориясендә карлы яңгыр, бозлавык, көчле җил көтелә

2025 елның 15 ноябре, шимбә

2025 елның 16 ноябрендә салкын атмосфера фронты узу сәбәпле Татарстан Республикасы территориясендә һава торышының сизелерлек үзгәрүе көтелә. 

16 ноябрьдә төнлә һәм иртән урыны белән көчле карлы яңгыр, күз күреме 1000 метрга кадәр начарлануы, бозлавык, секундына 16-21 метр тизлектә искән көчле җил, һава температурасы 0.., -5 градуска кадәр. 

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки йорт подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк

4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч тудыра.

6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән урынынан өзелгән түбә һәм башка бина элементлары да тудыра ала. 

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен тыгыз итеп ябарга, балконнардан һәм лоджияләрдән тышка төшеп китү ихтималы булган предметларны алырга кирәк.

8. Торак йорт яки эш бүлмәсендәге тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International