"Девон" боз сараенда узган чара "Сөйлә" республика проекты кысаларында үтте – бу яшьләрнең Татарстан шәһәрләре һәм районнары администрациясе вәкилләре белән үткәрелгән интерактив очрашулар циклы.
Әлеге проект "Россия – мөмкинлекләр иле" федераль проекты һәм "Яшьләр һәм балалар" милли проектының бер өлеше булып тора. Аның тормышка ашуы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән мөмкин булды.
Командалар мавыктыргыч хоккей уенында көч сынаштылар һәм түгәрәк өстәл артында актуаль мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Фикер алышу барлык катнашучылар өчен дә файдалы һәм эчтәлекле булды. Ильяс Гозәеров сүзләренчә, ул уеннан һәм актив яшьләр белән аралашудан зур канәгатьлек алган.