Үзәк мәйданда ел саен ноябрь аеның өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу көненә багышланган чара узды. Әлеге чарага шәһәр мәктәпләре укучылары, яшьләрнең иҗтимагый берләшмәләре активистлары, шулай ук юл хәрәкәте иминлеге проблемасына битараф булмаган шәһәр халкы җыелды.
Чара барышында Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров, шулай ук Дәүләт автоинспекциясе һәм Үзәк район хастаханәсе (ҮРХ) вәкилләре чыгыш ясады. Алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген һәм юлларда иминлеккә игътибарлы булуның кирәклеген ассызыкладылар.
Чарада катнашучылар юл һәлакәтләрендә вакытсыз һәлак булган корбаннарны бер минут тынлык белән искә алдылар.