Халыкара "Җиңү Чыршысын яса" рәсем конкурсында җиңүче эш Россия почтасының бүлендек компаниясе булган "Марка" АҖ тарафыннан ясалачак өстәмә чынбарлык технологиясе белән почта открыткасы өчен нигез булачак.
2025 елда конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышлана. Авторларга 1945 елгы чыршы сурәтләнгән открытка ясарга тәкъдим ителә. Әлеге открыткада безнең әби-бабайлар һәм аларның әти-әниләренең Яңа елны ничек билгеләп үтүләрен, чыршыны Ничек бизәүләрен, бәйрәм атмосферасы тудыруларын һәм бүләкләр алмашуларын сурәтләп була.
Рәсем теләсә нинди сәнгать техникасында ясалырга мөмкин: акварель, гуашь, digital art һ. б.. Жюри эшләрнең иҗади ниятен, оригинальлеген, эмоциональлеген һәм башкару осталыгын бәяләячәк.
Конкурста өлкәннәр һәм 6 яшьтән алып балалар катнаша ала. Барлык рәсемнәр Җиңү музееның рәсми сайтында виртуаль күргәзмәгә керәчәк, ә җиңүчеләргә Музейда Яңа ел күргәзмәсен ачу тантанасында бүләкләр әзерләнгән.
"Буыннар дәвамлылыгы - җәмгыятьнең нигезе. Конкурсның яшь һәм һөнәри чикләүләре юк диярлек - бөтен гаилә белән рәсем ясарга, гаилә архивларында саклана торган әби-бабайларның хатлары яки истәлекләре нигезендә рәсемнәр ясарга мөмкин. Мәдәни кодны тапшыру, ата-бабаларыбызның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыклары турында истәлекне саклау бик мөһим. 80 ел элек кебек үк, почтальоннар тарафынан кешеләргә бәйрәм открыткасын алу бик күңелле булыр дип ышанам", - дип билгеләп үтте Россия Почтасының төбәк идарәсе директоры Илнур Мәхмүтов.
Өстәмә чынбарлык технологиясе белән открытканы яки почта маркасын «җанландыру» өчен телефонда «mARka» махсус мобиль кушымтасын урнаштырырга һәм эшләтеп җибәрергә, ә аннары сурәткә камераны китерергә кирәк. Шуннан соң сез анимацияле 3D-модельне күрерсез һәм тавыш озата баруын ишетерсез.
Конкурс турында мәгълүмат Җиңү музее сайтында урнаштырылган. Эшләр 23 ноябрьгә кадәр кабул ителә.