Роспотребнадзор товарларны цифрлы маркировкалау мәсьәләләре буенча кайнар линия ача

2025 елның 7 ноябре, җомга

13 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья сыйфат көне алдыннан Роспотребнадзор товарларны цифрлы маркировкалау мәсьәләләре буенча бөтенроссия тематик кайнар линиясен башлап җибәрә. 3 ноябрьдән 13 ноябрьгә кадәр ведомство белгечләре халыкка продукцияне мәҗбүри цифрлы маркировкалау таләпләренең үтәлешен контрольдә тоту мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк.

Кулланучылар, шулай ук эшмәкәрләр дә кайнар линия эше вакытында нинди товарларда мәҗбүри маркировка булырга тиешлеге, дәүләтнең маркировкалы продукция әйләнешен контрольдә тотуы турында мәгълүмат ала алачаклар. Белгечләр шулай ук «Честный ЗНАК» мобиль кушымтасының җәмәгать контролен оештыру мөмкинлекләре турында да сөйлиячәкләр.

Баулы районында яшәүчеләр 8 (85569) 5-63-63 телефоны буенча сораулар белән мөрәҗәгать итә ала.

Моннан тыш, кулланучылар өчен Консультация үзәгендә түбәндәге телефоннар буенча консультация ала аласыз: (843) 221-90-16 (көн саен 09:00 дән 17:00 гә кадәр, тәнәфес 12:00 дән 13:00 гә кадәр) һәм Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсе: 8 (986) 901-92-25 (көн саен 10:00 дән 16:00 гә кадәр, тәнәфес 12:00 дән 13:00 гә кадәр).

Кайнар линия 2025 елның 13 ноябренә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International