ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгында 2024 ел йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының иң төзек торак пункты» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Конкурс 4 номинация буенча үткәрелде. Узган ел нәтиҗәләре буенча 15 торак пункт җиңүче һәм призер булып танылды. «Торак пунктлар» номинациясендә дүртенче категориядә 1 урынны Баулы шәһәре алды. Алтынчы категориядә 2 нче урында Кызылъяр авыл җирлеге, җиденче категориядә 1 нче урынны Баулы муниципаль районының Томбарлы авыл җирлеге яулады.
Җиңүчеләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының дипломнары һәм акчалата премияләр белән бүләкләнде.