Баулы спортчылары Бөтенроссия ярышларында җиңү яулады

2025 елның 27 октябре, дүшәмбе

Зәйдә Р.Ш. Фәрдиев истәлегенә көрәш буенча Бөтенроссия ярышлары узды. Турнирда Россиянең биш төбәгеннән спортчылар катнашты.

Баулы районының 2 нче спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Ислам Ганиев һәм Ильяс Нуруллин лаеклы чыгыш ясады. Ике спортчы да үз үлчәү категорияләрендә 1 нче урыннарны алып, югары нәтиҗәләр күрсәттеләр! 

Бу җиңү - тренер Илдар Фатыйхов җитәкчелегендәге тырышып уздырылган тренировкалар нәтиҗәсе. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International