Покров-Урыстамак авылында Алексей Пронинның «Урсыгурт» туган якны өйрәнү китабын тәкъдир итү булды. Ул авторның авылдашлары, Покров -Урустамак һәм күрше авылларның тарихы турында очерклар һәм мәкаләләрне үз эченә ала.
Алексей Михайлович Баулы муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илмира Хөснуллинадан, Ижевск шәһәре нәшрият йорты баш мөхәррире Зинаида Рябинина һәм башкалардан котлаулар кабул итте.
Автор үз китабының тарихы белән уртаклашты, ярдәм иткәннәргә рәхмәтләрен белдерде.
Чараны удмурт авыллары үзешчәннәренең музыкаль номерлары бизәде.