Баулыда тыл хезмәтчәне Мәрзия Әбелфатыйх кызы Гаязованың юбилеен билгеләп үттеләр. Аңа 95 яшь тулды.
Мәрзия Гаязова ишле гаиләдә туып үсә, сугыш чорында өлкәннәр белән беррәттән кырда тир түгә. 1952 елда Мәрзия Әбелфатыйх кызы Бөек Ватан сугышы ветераны Фәрхетдинов Сәгыйть Хәйретдин улына кияүгә чыга. Алар 65 ел бергә тату гомер итеп, ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Пенсиягә чыкканчы Мәрзия Гаязова «Баулы авыл хуҗалыгы химиясе»ндә бухгалтер булып хезмәт куя.
Бүгенге көндә Мәрзия апа 4 оныгына һәм 5 оныкчыгына шатланып яши. Кызы тәрбиясендә, һәр туган көнгә сөенеп, гомер үрләренә атлый.
Ветеранны олы юбилее белән Баулы районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина котлады. Сәламәтлек теләп, ул Мәрзия Әбелфатыйх кызына чәчәкләр, бүләк һәм ил Президентыннан котлау открыткасы тапшырды.