Бәйрәмне Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров ачты. Кунакларны сәламләп, ул халыкның мәдәни мирасын саклап калу һәм аны киләчәк буынга тапшыру мөһим булуын ассызыклады.
- Уяв Татарстанның күпмилләтле мәдәниятендә лаеклы урын алып тора. Борынгы бәйрәм илебез Президенты Владимир Путин игълан иткән гаилә елында аеруча әһәмиятле. Мондый бәйрәмнәр илдә һәм республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен хөрмәт итәргә һәм сакларга, күп гасырлар дәвамында тупланган кыйммәтләрне арттырырга һәм буыннан – буынга тапшырырга ярдәм итә, - диде үз чыгышында район башлыгы.
Ильяс Гозәеров һәм Потап-Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Светлана Козлова районның чуваш авылларыннан килгән хуҗалык хезмәткәрләренә һәм гаиләләренә Мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырдылар.
Бәйрәм халык уеннары белән дәвам итте. Балалар да, өлкәннәр дә аркан тартуда, армрестлингта, капчык киеп йөгерүдә, волейбол уйнауда бик теләп катнаштылар.
Бәйрәмдә кунакларны камыр ризыклары, коймаклар, кайнар чәй белән сыйладылар, район осталары тарафыннан ясалган квастан авыз иттерделәр.
Музыкаль өлеш өчен җирле халык иҗат коллективлары һәм башка районнардан – Бөгелмә районыннан, Казаннан килгән кунаклар һәм Башкортостан Республикасыннан килгән артистлар җаваплы иде.