Европа иммунизация атналыгы (ЕНИ)

2026 елның 24 апреле, җомга

Вакцинация сәламәтлек саклауның иң зур казанышларының берсе булып тора. Бөтен дөньяда ул инфекцияләргә каршы көрәштә иң нәтиҗәле, экономияле һәм һәркем файдалана алырлык чара буларак танылган. Вакцинация профилактик прививкаларның Милли календаре нигезендә башкарыла. Әлеге документ профилактик прививкаларның атамаларын һәм аларны үткәрү вакытларын билгели, алар каршы күрсәтмәләр булмаганда безнең ил территориясендә үткәрелергә тиеш.

Мәҗбүри рәвештә 11 нозологик форма – туберкулез, В гепатиты, дифтерия, коклюш, столбняк, полиомиелит, кызамык, кызылча, эпидемик паротит, гемофиль инфекция һәм грипп (халыкның билгеле бер төркемнәре) вакцина профилактикасы үткәрелә. Моннан тыш, тагын 13 нозологик форма – туляремия, чума, бруцеллез, себер түләмәсе, котыру, лептоспироз, талпан энцефалиты, ку бизгәге, сары бизгәк, корсак тифы, менингококк инфекциясе, А гепатиты һәм холерага каршы эпидемик күрсәткечләр буенча вакцинация тәкъдим ителә.

Вакцинопрофилактика –профилактик медицинаның аерылгысыз өлеше, чөнки ул кешенең иммун системасы белән үзара тәэсир итешә, шуның нәтиҗәсендә иммун җавап формалаша: организм инфекцияне танып һәм аннан котылып, аны саклаучы антитәнчекләр эшләп чыгара.
Быел 20 нче Европа иммунизация атналыгы "Вакциналар һәр буын өчен нәтиҗә китерә" шигаре астында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International