Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

13,14,15 майларда төнлә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән кырау төшүе көтелә. Һава температурасы төнлә 0..-5 градус салкын. 13 майда Татарстан Республикасы территориясендә төньяк-көнбатыштан секундына 15-16 метр тизлектә искән көчле җил. 

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: 

Халыкка кырау төшү вакытында киңәшләр:

Кырау төшү сәбәпле, авыл хуҗалыгы культуралары, чәчәкләр һәм җылылык сөюче үсемлекләрнең һәлак булу куркынычы арта. Белгечләр агачларны саклау буенча чаралар күрергә киңәш итә. Бакчачылар тарафыннан яшь үсентеләрне туңудан коткаруның иң еш кулланыла торган ысулы булып үсемлекләрне каплау тора. Материалның җылылык үткәрүчәнлеге аз булырга тиеш (каты гофрланган кәгазь, пленка, салам яки камыш матлары). Культураларны туңудан төтен шашкалары яки төтен өемнәре ярдәмендә дә сакларга мөмкин. Төтен шашкасы матдә катнашмасы белән тутырылган, ул янып, чәчәк атучы агач өчен зарарсыз күп төтен чыгара. Төтен шашкасы 8-10 минут эшли. Төтен өемнәре әзерләү өчен салам, ботак, үлән, торф, яфраклар, утыннар, чүп үләннәре, көнкүреш чүп-чарлары кулланыла. Бакчаны ут түгел, ә төтен саклый, ул җир өстеннән җәелә һәм аңа суынырга - җылысын бирергә мөмкинлек бирми.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки йорт подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк

4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч тудыра.

6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм башка бина элементлары да тудыра ала. 

Бәла - каза очрагында сез, «112» - Бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе, шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.


 


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International