Социаль эшмәкәр булу җиңел!

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

«Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында, «Татарстан Республикасы эшмәкәрлеккә ярдәм фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең «Минем бизнес» үзәгенең социаль өлкә инновацияләре үзәге тарафыннан, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын социаль предприятиеләр дип тану буенча хезмәт гамәлгә ашырыла.

Социаль эшмәкәр ­- социаль проблемаларны чишүгә юнәлтелгән һәм үз бизнесы аша җәмәгатьчелеккә файда китерүче кеше. Бу статус консультацияләр, грантлар, ташламалы финанслау һәм башка хезмәтләр рәвешендә өстәмә ярдәм алырга мөмкинлек бирә. Социаль предприятие статусын алу өчен критерийларның берсенә туры килергә кирәк:

1. Эшкә урнашу. Эшмәкәр инвалидлар, иректән мәхрүм ителгән кешеләр, качаклар, аз керемле гражданнар, балалар йортларын тәмамлаучылар, МХОдә катнашучылар һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары кебек гражданнарның мәшгульлеген тәэмин итә.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында инвалид шәхси эшмәкәрләр дә социаль предприятие статусын ала ала.

2. Товарлар һәм хезмәтләр сату. Эшмәкәр беренче категориядә санап үтелгән социаль яктан зәгыйфь гражданнар җитештергән товарларны яки хезмәтләрне сатуны тәэмин итә. Шул ук вакытта күрсәтелгән эшчәнлектән кергән керем барлык алынган сумманың яртысыннан да ким булмаска тиеш.

3. Социаль яктан зәгыйфь кешеләр өчен товарлар һәм хезмәтләр җитештерү. Бу эшчәнлекнең керемнәре дә гомуми сумманың яртысыннан ким булмаска тиеш.

4. Социаль проблемаларны чишү. Эшмәкәр җәмгыятькә файдалы максатларга ирешүгә юнәлдерелгән эшчәнлек алып бара һәм җәмгыятьнең социаль проблемаларын хәл итүгә ярдәм итә.

Әгәр дә сез социаль эшмәкәр булырга һәм социаль предприятия статусын алырга телисез икән, «Минем бизнес» үзәгенең социаль өлкә инновацияләр үзәгенә мөрәҗәгать итегез.

Документлар шаблоннарын алу өчен cissrt@yandex.ru электрон почта аша яки 8(843) 222-90-60 номеры буенча (доб.118) мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Социаль проблемаларны чишү һәм дәүләттән өстәмә ярдәм алу өчен үз бизнесыгызны куллану мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International