Үзмәшгульләр өчен «Мин - Татарстан» ярминкәсе

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Россия эшмәкәрлеге көненә багышланган үзмәшгульләр өчен «Мин-Татарстан» ярминкәсендә катнашуга гаризалар кабул итү башланды.

Ярминкәдә Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы үзмәшгульләр катнаша ала.

Катнашу бушлай, ул осталыкны үстерү һәм үз продуктларын сату өчен бик яхшы мөмкинлек бирә. Сез яңа клиентлар таба, хезмәттәшләрегез белән файдалы элемтәләр урнаштыра һәм үз эшегезне сату тәҗрибәсен ала аласыз.

Ярминкә 24, 25 һәм 26 май көннәрендә Казан шәһәрендә, Камал театры мәйданында узачак.
 
Гаризаны https://мсп.рф/ цифрлы платформасында бирергә мөмкин
Тулырак мәгълүмат  +7 (843)524-90-90 номеры буенча.

Чара «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында ТР икътисад Министрлыгы ярдәме белән «Минем бизнес» үзәге тарафыннан оештырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International