Баулыда «УрманФест» экологик фестивале үтте

2024 елның 13 мае, дүшәмбе

Баулы җирендә табигый ресурсларны тулыландыруга һәм саклауга, шулай ук экологияне яхшыртуга җәлеп итүгә юнәлдерелгән «УрманФест» хәйрия акциясе уздырылды. Болытлы һава торышына карамастан, акциядә Баулы районының меңнән артык кешесе, шул исәптән хезмәт коллективлары, волонтерлар катнашты.

Идея илһамчысы-Фаил Әхмәтханов, ул 5 ел дәвамында бөтен Татарстан буенча шундый эко-фестивальләр оештыра.

- Без, нигездә, әлеге фестивальне Казан янында үткәрәбез, быел биредә Баулы районында да үткәрергә булдык. Алга таба әлеге чара Питрәч районында һәм 18-нче май көнне Менделеевск районында узачак, - дип төгәлләде Фаил Әхмәтханов. - Тулаем алганда, менә шушы дүрт җирдә агач утырту вакытында без үзебез өчен – 300 мең 500 агач утырту һәм 10 мең кешене җыюны максат итеп куябыз.

Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров «УрманФест» фестиваленә бар гаиләсе белән ярдәмгә килгән. Ул да кызлары белән бергә үсентеләр утыртты.

- Без ел саен коллективлар белән төрле җирләрдә агачлар утыртабыз, Баулы халкы белән бергә районыбызны тагын да яшелрәк, тагын да экологик яктан чистарак итү бурычын куйдык, ә менә «УрманФест» Казан егетләре, оештыручылар, шундый тәкъдим белән чыктылар, әлбәттә, без аларны хупладык. Бүгенге һава шартларына карамастан, күпме кеше килгән, баулылар бик активлар. Бүген урман утыртуга килә алган барлык баулыларга рәхмәтемне белдерәм. Акциядә катнашырга гаиләбез белән килдек. Балаларыбыз урманның кайдан килеп чыгуын, аның ничек үсә башлавын һәм моның өчен күпме вакыт кирәк икәнен аңлар өчен. Минем уйлавымча, бу бик яхшы акция. Без мондый акцияләрне дәвам итәчәкбез, - ди район башлыгы.

Чарада катнашучыларга яхшы кәеф, бәйрәм хисе өстәр өчен артистлар, аниматорлар чакырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International