Баулыда Мәңгелек ут янында Бөек Ватан сугышы ветераннары, шәһәр халкы һәм кунаклары Җиңү көненә багышланган тантаналы митингка җыелды.
Тантаналы чарада район башлыгы Ильяс Гозәеров һәм чакырылган кунаклар катнашучыларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр. Алар сугыш елларындагы вакыйгаларны кыскача сөйләп, нинди зур тырышлык белән җиңүгә ирешелгәнен искә төшерделәр. Тыл хезмәтчәннәренә рәхмәт сүзләре яңгырады.
Җиңү хакына үз гомерләрен биргән кешеләр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде.
Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар мемориалына һәм Советлар Союзы Геройларының дүрт һәйкәленә чәчәкләр һәм гирляндалар салдылар.