Бу инде яхшы традициягә әверелде. Теләге булган һәркем, ветераннарга карата хөрмәт йөзеннән, маршка кушыла алды.
Катнашучылар «Девон» Боз сараеннан старт алдылар. Маршрут Васькино - Туйралы авылы, Потап Томбарлы, Удмурт Ташлысы, Алексеевка, Поповка, Татар Томбарлы һәм Татар Кандызы авыллары аша узды.
Җиңү көненең символикасы, яшьләр берләшмәләре флаглары белән бизәлгән машиналар кортежы авыл җирлекләрен әйләнеп чыкты.
Һәр авылда яшьләр тыл хезмәтчәннәренә барып, «Бердәм Россия» партиясе исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырдылар. Автоузышта катнашучылар 15 ветеран янында булды. «Яшь Гвардия» активистлары, «Җиңү волонтерлары» авыл җирлекләрендәге обелискларга чәчәкләр салдылар.
Шулай ук маршта катнашучылар Баулы шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Халик Кәримовта да булдылар.
Чара ахырында «Мәңгелек ут» мемориалы янына чәчәкләр салынды.