Лисичанск, Рубежное һәм Донецкка «Нәфис» фондыннан 54,4 тонна гуманитар ярдәм җибәрелгән

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

Гуманитар ярдәм кер юу порошокларын (18,8 т), савыт-саба юар өчен сыеклыкларны (11,7 т), коры чистарту чараларын (4 т), хуҗалык сабыннарын (4,1 т), каты бәдрәф сабыннарын (5,5 т) һәм «Нәфис Косметикс» компаниясе җитештергән сыек сабыннарны (10,3 т) үз эченә ала.

Татарстан шефлык иткән Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә «Бердәм Россия»нең төбәк бүлекчәсеннән гуманитар колонна составында ике ярдәм фурасы җибәрелгән. Тагын бер фура Донецкка, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский һәм Россиянең атказанган тренеры Владимир Алекно кергән "Нәфис" ХФ советы карары буенча җибәрелә.

- Бу юлы Донбасска ярдәм җибәрү мөһим бәйрәмгә - Бөек Җиңү көненә багышлана. Бу бәйрәм бөтен илне берләштерә һәм халкыбызның ныклыгы һәм батырлыгы символы булып тора, – ди «Нәфис» ХФ оештыручысы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский. - Без һәрвакыт бердәм булып калырга, аеруча ярдәмгә мохтаҗ булган ватандашларыбызга җилкәбезне куярга тиешбез. Шул чакта яңа җиңүләргә дә ирешәчәкбез!

Исегезгә төшерәбез, Ирек Богуславский инициативасы белән Донбасска даими рәвештә гуманитар ярдәм җибәрелә. 2014 елдан комплекслы программа гамәлдә, аның кысаларында яңа кушылган төбәкләргә һәм эвакуацияләнгән халыкка 34 беренчел кирәк-ярак товарлары белән фура җибәрелгән. Шуларның 30ы МХО башлаганнан соң җибәрелгән, бүгенге көндә гуманитар ярдәмнең гомуми авырлыгы 650 тоннадан артып киткән.

Белешмә

«Нәфис» Хәйрия фонды 2023 елның көзендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Ирек Богуславский инициативасы белән төзелгән. Ул фонд советын җитәкли, аңа шулай ук РФнең атказанган тренеры Владимир Алекно да керә. Фондның Попечительләр советы составына «Нәфис Косметикс» АҖ генераль директоры Динә Лаврикова һәм «Казан май комбинаты» АҖ директорлар советы рәисе Дмитрий Самаренкин керә. «Нәфис» фондының хәйрия акцияләрендә аның вәкилләре белән bfnefis@yandex.ru электрон почта аша элемтәгә кереп катнашырга мөмкин .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International