"Халык контроле" нә легаль булмаган алкоголь сату турында хәбәр итеп, бүләк алырга мөмкин

2024 елның 2 мае, пәнҗешәмбе

2017 елның 2-нче ноябреннән Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында «Алкогольле һәм (яки) спиртлы продукция сату кагыйдәләрен бозу» дигән яңа ябык категория кертелде. Ул гражданнарның Татарстан Республикасы территориясендә алкоголь һәм спиртлы продукцияне ваклап сату челтәрендә законсыз сату фактларын һәм шәхси затларның легаль булмаган сәүдәсен ачыклау буенча «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына хәбәр итүләрен җиңеләйтә.

Татарстан территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозу турында «Халык контроленә» хәбәр иткән Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре Порталы кулланучылары бүләк ала ала.

Түләүләр күләме 1000 сумнан 3000 сумга кадәр тәшкил итәчәк. Закон бозу факты расланса, акча түләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International