Баулы районында көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә

2024 елның 27 апреле, шимбә

28 апрельдә көндез һәм кичен Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән төньяк-көнбатыштан секундына 15-18 метр тизлектә көчле җил һәм яшенле яңгыр көтелә.

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр дә көчле җил вакытында урамда булсагыз, без сезгә җир асты юлларында яки йорт подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янында яшеренергә кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшәргә мөмкин. Бу җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелмәгән биналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, элмә такталардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ерак торырга кирәк

4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый.

5. Көчле җил булганда электр линиясе астында тору һәм өзелгән электр чыбыкларына якынлашу куркыныч тудыра.

6. Куркынычны өске кат тәрәзәләреннән төшкән ватылган пыялалар, шулай ук җил белән өзелгән түбә һәм башка бина элементлары да тудыра ала. 

Яшенле яңгыр вакытында:

Әгәр дә сез велосипедта яки мотоциклда яшенле яңгыр астында калсагыз, һичшиксез хәрәкәтне туктатыгыз һәм машинадан якынча 30 метр ераклыкта яшенле яңгыр беткәнен көтегез. Машинада йөрүне дәвам итәргә ярамый, чөнки аның электроникасы сафтан чыгарга мөмкин. Туктарга, машина тәрәзәләрен ябарга һәм көтәргә кирәк.

Әгәр дә сез яшен вакытында ачык урында булсагыз, мөмкин булганча җиргә (комлы яки ташлы туфракка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала.

Машина йөртүчеләр юлда бик игътибарлы булырга тиеш.

Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.

Бәла - каза очрагында сез, «112» - Бердәм ашыгыч хезмәтләр чакыру номерына мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең “Ышаныч телефоны"- 8 (843) 288-46-96.


 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International