Бөтенроссия өмәсе кысаларында, Баулы муниципаль районы администрациясе хезмәткәрләре тарафыннан, Җиңү һәм Хезмәт даны паркында санитар җыештыру үткәрелде. Өмәдә 20гә якын кеше катнашты, алар территорияне узган елгы яфраклардан, ботаклардан һәм чүп-чардан арындырды.