Авыл хуҗалыгы ярминкәсенә рәхим итегез!

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

Баулы халкын һәм шәһәребез кунакларын авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз.

Ярминкә Агросәнәгать паркында, 27 апрельдә Баулы шәһәре, Промышленная урамы, 14а йорт адресы буенча узачак. Башлана 8:00 сәгатьтә.

Ярминкәдә үз продукцияләрен Баулы районы һәм якын-тирә төбәкләрдән крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр тәкъдим итәчәк.

Авыл хуҗалыгы продукциясен ( бөртеклеләр, печән, салам,) алу өчен, алдан, (85569) 5-79-07, (85569) 6-07-17 телефоннары аша, заявка бирергә кирәк.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International