18 апрельдән 23 апрельгә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә уртача тәүлек температурасы нормадан 9-15 градуска югарырак булган аномаль эссе һава торышы көтелә. Бу чорда һаваның максималь температурасы +19 алып +27 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә:
1. Өйдә салкын һава температурасын саклагыз. Көндез тәрәзәләрне ябыгыз (әгәр дә тәрәзәләр кояш ягына чыкса). Әгәр сезнең торак кондиционер белән җиһазландырылган булса, тәрәзәләрне һәм ишекләрне ябыгыз. Вентиляторлар бераз җиңеллек китерә ала, ләкин һава температурасы 35 градустан артканда, вентилятор гына саклап кала алмый. Күп эчәргә кирәк.
2. Эсседә калмаска тырышыгыз. Өйдәге иң салкын бүлмәгә күчегез, аеруча төнлә. Әгәр бу мөмкин булмаса, өйдә салкын температураны саклагыз, көненә 2-3 сәгать салкын бүлмәләрдә (мәсәлән, кондиционер белән җиһазландырылган бүлмәләрдә) үткәрегез. Көннең иң эссе вакытында тышка чыкмаска тырышыгыз. Көчле физик күнегүләрдән сакланыгыз. Күләгәдә калырга тырышыгыз. Балаларны һәм хайваннарны парковкаланган машиналарда калдырмагыз.
3. Тәнегезне артык җылытмагыз, җитәрлек сыеклык эчегез. Салкын душ керегез. Шулай ук салкын компресслар ясарга, дымлы салкын сөлгеләр кулланырга, тәнне салкын су белән сөртергә, аякка салкын ванналар ясарга һ.б., җиңел һәм ирекле табигый тукымадан кием кияргә мөмкин. Урамга чыкканда башыгызга кияргә онытмагыз. Татлы һәм спиртлы эчемлекләрдән кала, эчү режимын саклагыз.
4. Башкаларга булышыгыз. Әгәр дә сезнең танышларыгызның берсе аномаль эсселек аркасында сәламәтлеге куркыныч астында булса, аларга кирәкле ярдәм алырга булышыгыз. Ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге һәм авыру кешеләр янына тәүлегенә бер тапкыр барып килергә кирәк. Әгәр дә пациент ниндидер дарулар кабул итсә, аны дәвалаучы табиб белән киңәшләшеп, су балансына ничек тәэсир итүен ачыклагыз. Әгәр дә сездә сәламәтлек ягыннан проблемалар булса: даруларны 25 градустан югары булмаган температурада яки суыткычта саклагыз, хроник авырудан интегсәгез яки берьюлы берничә дару эчә торган булсагыз, медицина ярдәменә мөрәҗәгать итегез.
5. Әгәр дә сез үзегезне начар хис итсәгез.
Әгәр дә сез баш әйләнү, борчылу яки көчле сусау һәм баш авыртуын сизсәгез, салкын урынга мөмкин кадәр тизрәк күченергә һәм тән температурасын үлчәргә тырышыгыз. Су яки җимеш согы эчегез, ял итегез. Әгәр дә сез мускул спазмнарын сизсәгез (алар ешрак аякларда, кулларда яки корсак өлкәсендә, күп очракта көчле эсседә озак вакыт физик күнегүләр нәтиҗәсендә барлыкка килә), минераль алмашуны нормальләштерү өчен электролитлар булган эремә эчегез. Әгәр җылылык спазмы бер сәгатьтән дә артып китеп туктамаса, медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әгәр дә сез гаилә әгъзаларының яки башка кешеләрнең тиресе коры һәм кайнар булуларын сизсәгез, аңын югалту хәле килеп чыкса, шунда ук ашыгыч ярдәм чакырыгыз. Табиблар килгәнче, зыян күрүчене салкын урынга күчерегез һәм аяклары бераз күтәрелсен өчен аны горизонталь позициягә урнаштырыгыз. Зыян күрүчене чишендерегез һәм суыту процедураларын эшли башлагыз: салкын компрессны муенга, култык асты чокырларына һәм бил өлкәсенә куегыз, саф һава агымын тәэмин итегез, тәненә бүлмә температурасындагы су сибегез (20-25 градус С). Тән температурасын үлчәгез. Зыян күрүчегә парацетамол яки аспирин бирмәгез.