«Таможня законнары таләпләре» онлайн-вебинары

2024 елның 17 апреле, чәршәмбе

«Минем бизнес» үзәге эшмәкәрләрне, 18 апрельдә 10:00 сәгатьтә, (мск) «Таможня законнары таләпләре» темасына кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен онлайн-вебинарда катнашырга чакыра.

Вебинар кысаларында катнашучылар:

- тышкы сәүдә бартер килешүләрен гамәлгә ашыру үзенчәлеге, исәпкә алу документларын формалаштыру һәм аларны таможня органнары контролендә тоту тәртибе турында;

- статистик формаларны таможня органнарына тапшыру тәртибе, тәртип бозган өчен административ җаваплылык турында;

- карарларны судка кадәр шикаять итүнең өстенлекләре, таможня органнарының гамәлләре (гамәл кылмавы), шулай ук кабул ителгән карарның, башкарылган гамәлнең (гамәл кылмауның) сәбәпләре турында мәгълүмат алу тәртибе турында җентекләбрәк беләчәкләр.

Чараның спикерлары булып:

Козлов Д.А.-Татарстан таможнясының тыюлар, чикләүләр һәм товар номенклатурасы бүлеге башлыгы;

Зинатова А.В. - Татарстан таможнясының баш дәүләт таможня инспекторы.

Бариева Г.Т. - Татарстан таможнясының хокук бүлеге башлыгы.

Zoom конференциясенә кушылу:

https://us06web.zoom.us/j/82440350706?pwd=m5Tgb4KHukvgEjmhe3O1b7gaYlbfVX.1

Конференциянең идентификаторы: 824 4035 0706

Куллану коды: 005756

Әлеге тема буенча сорауны «Минем бизнес» үзәгенең кайнар линия телефоны аша бирергә мөмкин: 8 (843) 524-90-90, шулай ук экспортка ярдәм итү үзәге белгечләре сезгә 8 (843) 222-90-60 (доб. 313, 279), 89872700691 телефоннары аша консультация уздыра ала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International