Татарстанлылар Почтада үзләрен талпан тешләүдән иминиятләштерә ала

2024 елның 16 апреле, сишәмбе

Полисны рәсмиләштерү өчен почта бүлекчәсе операторына полис алучы кешенең тулы исемен һәм контакт телефонын, шулай ук туган көнен һәм паспорт мәгълүматларын хәбәр итәргә кирәк.

Рәсмиләштерү ике минуттан артык вакытны алмый. Полисның яше һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл халкына өйләренә илтеп бирә алалар.

Талпан кадалганда, «Антиклещ» программасы буенча иминиятләштерелгән кеше тәүлек әйләнәсе медицина үзәгенә шалтыратырга тиеш, анда аны якындагы клиникага җибәрәчәкләр, талпанны алачаклар, иммуноглобулин кертәчәкләр, кирәк булганда исә стационар һәм реабилитация оештырачаклар. Әгәр дәвалау түләнгән булса, иминият компаниясе белән килешү буенча, акчалата компенсация варианты да бар.

Клиент үзе теләгән иминият шартларын сайлый һәм ярдәм сорап чикләнмәгән санда мөрәҗәгать итә ала, 500 000 алып 2 млн.сумга кадәр иминият суммасы беткәнче. Полисның бәясе сайланган иминият компаниясенә бәйле рәвештә 300 сумнан 390 сумга кадәр үзгәрә.

Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе сайтындагы мәгълүматларга караганда, талпан вируслы энцефалиты буенча эндемик булып төбәкнең 30 административ территориясе тора, иксод талпан боррелиозы буенча республиканың бөтен территориясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International