Игълан

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

Гражданнарны бердәм кабул итү көне кысаларында, 6-нчы июнь көнне, 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Баулы шәһәре, Энгельс урамы, 44 санлы йорт адресы буенча хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан, балигъ булмаган балалары булган, алиментлар түләүдән баш тарткан гаиләләрне кабул итү булачак. Очрашу Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты, прокуратура, опека һәм попечительлек, халыкны социаль яклау бүлеге, җәзаларны үтәү Федераль хезмәте, Баулы суд приставлары -башкаручылары бүлеге, адвокатлар һәм нотариуслар катнашлыгында уза.

 Бердәм кабул итү көннәре һәр айның беренче сишәмбесендә Баулы муниципаль районының “Милосердие”  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә  14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Баулы шәһәре, Энгельс урамы, 44 санлы йорт адресы буенча үткәреләчәк.

Кабул итүгә язылу өчен телефон: (85569) 5-50-30

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International