Баулы районы удмуртлары “Гершыд” бәйрәмен билгеләп уздылар

2023 елның 5 июне, дүшәмбе

 Баулы районының Кит-Озеро ярында язгы кыр эшләре тәмамлану уңаеннан “Гершыд” удмурт бәйрәме үтте.

Гершыд (удмурт теленнән: сабан туе) – язгы кыр эшләрен тәмамлау һәм яңа уңыш, тынычлык һәм бәхет сорап чәчүне уңышлы тәмамлаган өчен Аллага рәхмәт бәйрәме.

Бәйрәм удмуртларның барлык этник төркемнәренә диярлек билгеле, әмма исемнәре төрле булырга мөмкин: “Гершыд”, “Гербер”. Татарстанның удмурт авылларында язгы җир эшкәртү һәм язгы чәчү тәмамланганнан соң үткәрелә торган бәйрәмне “Гырон быдтон” дип атаганнар һәм атыйлар.

Кит-Озеро авылы бу бәйрәмне үз болыннарында беренче тапкыр гына кабул итми. Узган ел шул ук урында “Гырон Быдтон” Республика бәйрәме узды.

Тантаналы бәйрәм программасы башланыр алдыннан кунаклар, Бакалы авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә, табани- удмурт коймаклары пешерергә өйрәнделәр.

Покров-Урыстамак авыл җирлеге көче белән учакта бодай һәм иттән бәйрәм боткасы әзерләү оештырылды. Бәйрәмгә килгән һәркем тәмле ботка белән бушлай сыйлана алды.

Ял итүчеләр тематик бизәлгән фотозоналарда фотога төшә, беседкаларда ял итә яки район хатын-кызлары оештырган төрле мастер-классларда катнаша алды.

Бәйрәмнең рәсми өлеше махсус кунаклар – Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров, ТР Дәүләт Советының Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, «ТР удмуртлар милли автономиясе» җитәкчесе Андрей Герасимов, шулай ук Кытай халык республикасы делегациясенең өч вәкиле сәламләвеннән башланды.

Тантанадан соң “Г.С. Миңнуллин” хуҗалыгы алдынгыларын бүләкләү дәвам итте. Ильяс Гозәеров Баулы муниципаль районы башлыгының Мактау грамоталарын тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International