Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасының Атказанган сәнгать эшлеклесе Рәшит Гыйләҗевка «Татарстан Республикасының Халык рәссамы» дигән мактаулы исем бирелде.
Рәшит Гыйләҗев исеме баулыларга яхшы билгеле. Безнең район халкы аны «Европа-Азия» Халыкара Гуманитар академиясенең талантлы рәссамы, мактаулы әгъзасы буларак кына түгел, якташыбыз, шагыйрә Халидә Гыйлаҗеваның тормыш иптәше буларак та белә. Баулыда күп тапкырлар аның иҗаты күргәзмәсе оештырылды.
Рәшит Акмаловичны мактаулы исем бирелү белән чын күңелдән котлыйбыз! Аңа яңа иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек һәм иминлек телибез.